Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ковид яшьләрне һәм йөкле хатыннарны да аямый

Июнь аенда ковидлы үпкә ялкынсынуы белән авыручылар арасында ике йөкле хатынкыз бар.

Аксубай район үзәк поликлиникасы мөдире Алина Маланчева хәбәр иткәнчә, үпкә ялкынсынуы белән авыручылар статистикасы көн саен арта. Бары июнь аенда гына 24 кеше авырган, 4 кешедә ковид расланган.

Вируслы инфекция беркемне дә читләтеп үтми. Коронавирус йоктырмауның бердәнбер юлы – вакцина ясату. Көн саен Аксубай район үзәк хастаханәсенә вакцина ясату өчен 50-70 кеше мөрәҗәгать итә. Әгәр шәһәрләрдә кешеләр вакцинация куйдырту өчен чиратта торса, районда прививка ясату белән проблема юк. Табиблар шәрехләп узганча, үзе авырган яисә якыннарын югалткан кешеләр ковидлы инфекциянең ни дәрәҗәдә мәкерле булуын аңладылар. Прививка ясатырга теләүчеләр арта.

Бүгенге көндә 3150 дән артык кеше прививка ясаткан инде. Дөнья җәмәгатьчелеге вирус белән инде бер елдан артык яши һәм аның яңа, һинд штаммының ни дәрәҗәдә мәкерле булуын һәм тагын башкалары пәйда булачагын беркем дә белми.

– Авыручылар саны сизелерлек артты, авыр дәрәҗәдә яшьләр авырый, көн саен авыручыларны Чистайга ковид госпиталенә озатабыз. Бүгенге көндә анда районнан 15 кеше стационар дәвалау уза. Авыру йоктырган йөкле хатын-кызлар Казанга җибәрелде, – дип шәрехләде Алина Маланчева. Безнең укучыларда йөклелек планлаштырган хатын-кызларга һәм яман шеш авырулы кешеләргә прививка ясатырга ярыймы дигән сорау туа.

– Без йөкле хатын-кызларның авыруларны авыр кичерүләре белән очраштык инде. Яман шеш белән авыручылар да, аллергиядән интегүчеләр дә куркыныч категориягә керә. Бала табарга планлаштырган хатын-кызлар өчен икенче вакцинациядән соң өч айдан да ким булмаган вакыт узарга тиеш, онкология авырулы кешеләргә актив химиотерапия алмасалар, прививка ясатырга ярый. Әйтик, сөт бизе яман шеше буенча хирургия операцияләре кичергән пациентларга да вакцинация куйдырырга ярый. Бу категория авыруларның вакцинадан соң нинди дә булса өзлегүләр алу куркынычы, авыру йоктыру белән чагыштырганда күпкә азрак, – дип аңлатты Алина Маланчева.

 

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев