Ковид сәбәпле зыян күргән бизнеска ярдәм итүнең яңа чаралары эшләнә
Коронавируска каршы көрәш буенча Министрлар Кабинеты каршындагы Координация советы президиумында Премьер-министр Михаил Мишустин тиешле йөкләмә бирде.
Россия Хөкүмәте Covid-19 аркасында зыян күргән бизнеска ярдәм итүнең яңа чараларын эшләячәк һәм алар предприятиеләргә тотрыклы эшне дәвам итәргә ярдәм итәчәк. Коронавируска каршы көрәш буенча Министрлар Кабинеты каршындагы Координация советы президиумында Премьер-министр Михаил Мишустин тиешле йөкләмә бирде, диелә Хөкүмәт телеграм-каналында.
Тәкъдимнәрне эшләү белән вице-премьер Андрей Белоусов һәм РФ Икътисад үсеш министрлыгы башлыгы Максим Решетников шөгыльләнәчәк.
Шулай ук иртәгә вице-премьер Татьяна Голикованың Россия Президенты Владимир Путинга Covid-19 коронавирусына каршы көрәш буенча Министрлар Кабинетының яңа карарлары турында хәбәр итәчәге билгеле булды.
«Алдагы чикләүләр практикасы әлеге чараларның нәтиҗәлелеген күрсәтте. Коронавируска каршы көрәш барышында шактый тәҗрибә һәм белем тупланды», — дип искәртте Михаил Мишустин.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев