Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ковид госпитальләрендә койка-урыннар арта, ә кешеләр прививка куйдыруда әле дә икеләнә

Бүгенге көннән Татарстанда QR-кодлар системасы кертелде.

Эре сәүдә үзәкләренә, спорт һәм мәдәни чараларга прививка ясаткан очракта гына эләгергә мөмкин. Татарстан Республикасында авыручылар саны арту сәбәпле, соңгы чаралар күрелде. 65 яшьтән өлкәнрәкләр үзизоляция режимына күчәчәк.

Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе вакытында районның баш табибы Марсель Ислямов, бокска мөрәҗәгать итүчеләрнең саны кимеми – көненә 30ар кешене кабул итәбез, дип белдерде.

– Бүген төнлә авыр хәлдә, кислородта 1970 елда туган хатын-кызны госпитальгә озаттык. Көн саен Чистайга компьютер томографиясенә бишәр кешене алып барабыз. Авырлылар белән дә хәл киеренке. Җомга көнне ковид йоктырган йөкле хатын-кызны Казанга госпитализацияләүгә шәхсән үзем озата бардым. Бүгенге көндә районда йөкле хатын-кызлар арасында ковид авыруы расланган 6 очрак теркәлгән, аларның икесе – Казанның ковид госпитале стационарында, икесе – Чистайда, икесе – өйдә дәвалануда, – диде Марсель Ислямов. – Тагын дүрт йөкле хатында көчле респиратор вирус инфекцияләре расланган. Вирусның өченче дулкынында, нигездә, өлкәннәр авырса, хәзер авырулар арасында балалар да бар. Хәтта яңа туган балалар да авырый, Казанда балалар өчен койка-урыннар булдырылган.

Узган атнада Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы көчле респиратор вирус инфекцияләре белән авыручыларны, шул исәптән коронавируска һәм хастаханәдән тыш үпкә ялкынсынуына шикле авыруларга медицина ярдәме күрсәтү өчен, вакытлы йогышлы авырулар госпитальләрендә койкалар санын арттыру турында боерык чыгарды.

Чистай район үзәк хастаханәсендә койкалар саны – 178гә, Алексеевскида 43кә кадәр арткан. Аксубайлыларны Чистайда һәм Алексеевскида кабул итәләр. Шундый ук бүлекләр Яңа Чишмә, Базарлы Матак, Нурлат, Спас районнарында да ачылган.

Ләкин, Аксубай район үзәк хастаханәсе баш табибы Марсель Ислямов сүзләренә караганда, вакытлыча ачылган йогышлы авырулар госпитальләре көннән-көн тулылана бара. Хәлне анализлап, табиблар мондый вәзгыятьтә әлеге койкаларның да аз булуына борчыла. Госпитальләргә районнардан табибларны, медицина хезмәткәрләрен җибәрәләр. Барысы да кулыннан килгәнчә эшли. Шул ук вакытта әлегә кадәр күрсәткечләр буенча түгел, ә аңлаешсыз сәбәпләр аркасында вакцина куйдырмаган кешеләр табыла.

Әлбәттә, вирус бүген дә, иртәгә дә китмәячәк. Кешелек дөньясы аның белән ел ярымнан артык яши инде. Ә менә кешеләр, түрәләргә, рангларга, финанс мөмкинлекләренә карамастан, якты дөнья белән хушлашалар. Чөнки һәрберебезнең организмы үзенчәлекле, һәм вакцина – бүгенге көндә үлем очракларыннан котылуның бердәнбер юлы.

Аксубай табиблары, ашыгыч ярдәм машинасын ковид госпиталенә озатып, авыруга анда урын булырмы икәнлеген ышандырып әйтә алмыйлар, чөнки госпитальләр шыгрым тулган. Һәм прививка ясатучылар арасыннан бер генә ковид белән авыручының да хәле катлауланмады, госпитальгә кадәр барып җитмәде дип шәрехлиләр.

Кызганычка каршы, мондый очракларда икеләнү булырга тиеш түгел. Аның башка тәгъбире дә бар: яшәргә яки яшәмәскә? Вакцинация ясатучылар беренчесен сайлады, ә прививкадан баш тартучылар, бәхет ничек елмая, шулай!

 

Фото: хастаханә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев