Аксубаево
  • Рус Тат
  • Ковид госпиталендә прививка ясатмаучылар ята

    Ковид буенча хәл район башлыгы белән уздырылган атналык планеркада элеккечә үк төп мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә.

    Гәрчә, коронавирус инфекциясенә бәйле хәл тотрыклы булса да. Роспотребнадзор Идарәсенең Аксубай районындагы бүлеге баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов сүзләренә караганда, май аенда авыручылар саны 17 кеше тәшкил иткән, 2021 елның маенда 6 кеше авырган.

    Аксубай районы үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Ленар Әхмәтшин мәгълүматларына караганда, май аенда районда коронавирустан бер пенсионер вафат булган. Аксубайдан авыр хәлдәге чирлеләрне алып килә торган Чистай район үзәк хастаханәсендә авыручылар агымы юк, койкалар саны 36га кадәр кыскартылган. Чистайда бөтен Кама аръягы зонасы өчен бердәнбер госпиталь калган, калганнары барысы да гадәти эшкә әйләнеп кайткан.

    – Хәзерге вакытта реанимациядә, нигездә, ниндидә булса инанулар буенча прививка ясатмаган олы яшьтәге пациентлар ята, – дип сөйләде ковид госпитале табибы Юрий Сухарев. – Кызганычка каршы, мондый авыруларның күпчелеге вафат булучыларның күңелсез статистикасын тулыландыра.

    Һәм моны пандемия башланганнан алып ковид госпиталендә эшләгән табиб әйтте. Вирусның мәкерлелеген аңлаган кешеләр үзләре өчен вакцинацияне сайладылар инде. Бүгенге көндә районның күп кенә кешеләре, үзләре өчен ковидның аянычсыз нәтиҗәләрен сайлап, өченче тапкыр вакцинация ясаталар.

    Һәр дулкын якын һәм туган кешеләрнең гомерен алып китә. Бу вакцина булмаган беренче дулкында ук билгеле булды.

    – Бүгенге көндә профилактика чараларын күпләр үтәми, без йомшардык, ә вирус беркая да китмәде, – дип җавап бирде хезмәтләр һәм ведомстволар җитәкчеләренә район башлыгы Камил Гилманов атналык киңәшмәдә. – Коронавирус китергән һәр үлем очрагы – ул безнең өчен, элеккечә үк, югалту. Бүген һәркем үз сәламәтлеге өчен үзе җаваплы. Әмма, кешеләрнең үзләренең олы яшьтәге әти-әниләренә вакцинациянең мөһимлеген җиткерә алмаулары һәм аларны югалтулары үкенечле, өстәвенә, бүгенге көндә һәркем өчен мөмкин булган вакцина, авыруны булдырмый кала алыр иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: