Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ковид белән авырган кешеләрдә коронавируска иммунитет биш айга кадәр саклана

Роспотребнадзорда белдерүләренчә, авырганнан соң өченче айдан организмда антитәнчекләр кимүе күзәтелә.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Эпидемиология үзәк фәнни-тикшеренү институты директоры Василий Акимкин Covid-19 тан соң иммунитетны саклау буенча беренчел тикшеренүләр нәтиҗәләре турында сөйләде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Авырганнан соң иммунитет өч айдан биш айга кадәр тора, аннары ул акрын гына бетә башлый. Өченче айдан соң ук иммунитет дәрәҗәсенең кимүе күзәтелә», — дип сөйләде Акимкин әйдәп баручы эпидемиологлар һәм вирусологлар белән киңәшмәдә.

Элегрәк Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова халыкның ничә процентын бер ел эчендә коронавирустан прививкаларга мөмкин булуы турында сөйләде.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X