Аксубаево
  • Рус Тат
  • Котыру авыруына юл куймаска

    Бу көннәрдә районның ветеринария хезмәте кыргый хайваннарны котыру авыруына каршы ораль вакциналаштыруны гамәлгә ашыра.

    Елга ике тапкыр ветеринария хезмәте вәкилләре җәнлекләр арасында мәкерле котыру авыруын кисәтү буенча чаралар уздыралар. Кыргый хайваннарны вакциналаштыру процедурасы түбәндәгечә: ветеринарлар урман участокларын, юл буе утыртмаларын, чокырларны, чүп ташлау урыннарын йөреп чыгалар һәм эчендә вакцина белән капсула булган приманкалар калдыралар. Приманка исе (әлеге очракта бу балык фаршы) хайваннарны җәлеп итәргә тиеш, алар аны йоталар һәм вакциналаштырылган булып саналалар.

    – Ветеринария белгечләре тарафыннан вакытында вакцинация ясау нәтиҗәсендә, соңгы алты ел дәвамында Аксубай районы котыру авыруы буенча имин булып кала бирә, – дип билгеләп үтте Аксубай ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Александр Мясников.

     

    Фото: Аксубай ветеринария берләшмәсе архивыннан.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: