Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Коткаручылар һәм волонтерлар Алабугада адашкан әбине тәүлек буе эзли

Мурзиха авылыннан 78 яшьлек хатын өеннән чыгып китеп югала.

Коткаручылар һәм волонтерлар бер тәүлек Алабугада адашкан өлкән хатын-кызны эзләде. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Узган дүшәмбе көнне 78 яшьлек хатын-кызның Мурзиха авылындагы өеннән чыгып китүе һәм югалуы турында хәбәр килде. Кич белән урынга полиция һәм волонтерлар китте. Эзләү төнге өчкә кадәр дәвам итте, әмма хатын-кызны таба алмадылар», - дип сөйләделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында

Икенче көнне «Лиза Алерт» волонтерларына 75нче янгын сүндерүчеләре һәм 5нче зона коткаручылары кушылды. Эзтабарлар төркеме өч квадрат километр урман, 15 квадрат километр кыр мәйданнарын, Мурзиха һәм Олы Армалы бистәләрен йөреп чыкты.

Кичкә таба волонтерлар өеннән бер чакрым ераклыктагы арада хатын-кызны таба. Аны табибларга тапшыралар. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото: МЧС Татарстана

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев