Аксубаево
  • Рус Тат
  • Кош гриппына һәм африка дуңгыз чумасына юл куймаска

    Татарстанда ике куркыныч авыру – кош гриппы һәм африка дуңгыз чумасы буенча хәл кискенләшә.

    Кош гриппы һәм африка дуңгыз чумасы инфекцияләренең район территориясенә үтеп керүенә ничек юл куймаска, бу хакта КМ Баш ветеринария идарәсенең ветеринария куркынычсызлыгы һәм дәүләт күзәтчелеге бүлеге консультанты Ольга Алексеева сөйли.

    – Соңгы атнада Россиянең төрле төбәкләрендә кош гриппының берьюлы берничә яңа учагы ачыкланды. Куркыныч инфекцияләр турында сүз барганда, бәла беркемне дә аямый, барысы да кешенең дөрес гамәлләренә бәйле. Инфекция килеп чыкмасын өчен, йорт хуҗаларына (авыл хуҗалыгы предприятиеләре күпкә якланган) санитар куркынычсызлык таләпләрен төгәл үтәргә кирәк. Кошлар очкан чорда йорт кошларының кыргый кошлар (алар, нигездә, авыруны таратучылар булып торалар) белән элемтәгә керүенә юл куймаска. Шуңа күрә йорт кошларын ябык бинада асрауны оештырырга кирәк.

    Маллар һәм кошлар өчен корылмаларны һәм территорияләрне йогышсызландыру чаралары белән эшкәртү зарур. Хуҗалар кошларның кинәт үлүе яисә бер үк вакытта күпләп авыруы очраклары турында районның дәүләт ветеринария хезмәте белгечләренә хәбәр итәргә тиеш. Йорт һәм декоратив кошларны бары тиешле ветеринария документлары булганда гына сату-алу эшләрен алып барырга кирәк. Азыкларны тыгыз ябылган савытларда сакларга, азык-төлек калдыкларын ашатыр алдыннан термик эшкәртү зарурлыгы бар.

    Кешеләрне бу авырудан саклау өчен, кош итен һәм йомырканы ризыкта куллану алдыннан термик эшкәртергә кирәк: йомырканы – 10 минут, итне 100°С температурада 30 минуттан ким булмаган вакыт дәвамында пешерергә кирәк.

    – Дуңгызларның африка чумасы турында нәрсә белергә кирәк?

    – Бу инфекция вирус белән зарарланган терлек азыгы, аслык, тирес, үләксә һәм мал чалганнан соң калган продуктлар, шулай ук талпаннар һәм кошлар аша йога. Авыруны дәвалау һәм профилактикалау чаралары гамәлдә юк! Авыру хайваннарның 100 процент үлеменә китерә.

    Дуңгызлар үрчетү бары тик карантинны гамәлдән чыгарганнан соң гына рөхсәт ителә. Профилактикалауның түбәндәге чаралары гамәлдә:

    1.Йорт дуңгызларын ябык биналарда асрау.

    2. Азыкны 30 минут дәвамында пешерү.

    3.Дуңгызларны һәм терлек азыгын бары тиешле ветеринария документлары булганда гына сатып алырга кирәк.

    4. Хуҗалыктагы дуңгызларны карау өчен аерым кием һәм аяк киме кулланырга.

    Бары тик әлеге санитар иминлек таләпләрен үтәп кенә, уртак көч белән без африка дуңгызлар чумасының район территориясенә үтеп керүен булдырмый калачакбыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: