Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Коррупциягә каршы киң спектрлы чаралар эшли

Коррупциягә каршы тору эшен координацияләү комиссиясе Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар планын тормышка ашыруга кереште.

Аксубай муниципаль районы башлыгы карары белән раслаган Коррупциягә каршы Милли план һәм чаралар планы нигезендә, районда Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә (9 декабрь) багышланган чаралар планын гамәлгә ашыруга керештеләр. Бу максатларда белем бирү оешмаларында укучыларның хокуки культура дәрәҗәсен күтәрү, аларда коррупциягә каршы дөньякүләм караш формалаштыру һәм хокуки күзаллауны арттыру буенча чаралар үткәрелә. Муниципаль хезмәткәрләр, муниципаль учреждениеләр җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре белән түгәрәк өстәлләр, семинарлар үткәреләчәк.

Районда коррупциягә каршы тору тематикасына иншалар һәм рәсемнәр бәйгесенең муниципаль этабы үткәрелде. Коррупциягә каршы тору юнәлешендәге бәйгенең республика этабына җибәрелгән иң яхшы эшләр сайлап алынды. Яшьләр үзәгендә «Бел һәм юл куйма!», «Коррупциясез киләчәк төзибез» коррупциягә каршы юнәлешендәге иҗат эшләре республика бәйгесенең муниципаль этабында катнашучыларны бүләкләү булды. Бәйге җиңүчеләре һәм катнашучылары грамоталар һәм призлар белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев