Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Коррупция гамәлләрен профилактикалауга бәйле

Районның гомуми белем бирү оешмаларындагы коррупциягә каршы көрәш буенча чаралар турында мәгариф бүлеге җитәкчесе Станислав Зайцев бәян итә.

Мәгариф системасында коррупция вазифа биләүче өлкән кешеләр дөньясына  хас җинаять буларак күзаллана. Җинаятьнең әлеге төре хокук, җәмгыять белеме дәресләрендә өйрәнелә.

Мәктәп укучылары коррупцияне әдәби уку һәм әйләнә-тирә дөнья, тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрендә – социаль гамәл, хокук дәресләрендә җинаять буларак күзаллыйлар.

Коррупциягә каршы республика Комплекслы программасына, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының коррупциягә каршы программасына нигезләнеп, мәгариф өлкәсендә коррупция гамәлләрен профилактикалау максатларында районның гомуми белем бирү оешмаларында эш оешкан төстә алып барыла.

Мәктәпләрдә барысына да ачык булган урыннарда һәм сайтта ата-аналарны бушлай белем алу турындагы мәгълүмат белән таныштыру; коррупция гамәлләре пәйда булганда кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге, органнарның телефоннарын һәм адресларын күрсәтеп Устав урнаштырылган.

Мәктәпләрнең коррупциягә каршы сәясәтенә бәйле эше турындагы стендлар урын алган. Укытучылар ата-аналар җыелышлары, сыйныф сәгатьләре, әңгәмәләр үткәрәләр. Коррупциягә каршы мәсьәләләр тарих, җәмгыять белеме, әдәбият, хокук дәресләрендә тикшерелә. Балалар “Коррупциягә – ЮК!“, “Илемнең киләчәге – минем кулларда“ дигән коррупциягә каршы темалар буенча бәйгеләрдә катнашалар.

Мәктәпләрдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә чаралар үткәрелә. Хәйрия ярдәме күрсәтү тәртибе турында ата-аналарга хәбәр итү өчен белем бирү учреждениеләрендә мәгълүмати стендлар даими яңартылып тора, сайтларда түбәндәге материаллар урнаштырыла: бюджеттан тыш чараларны тоту буенча

иҗтимаги комиссия составы турындагы мәгълүмат; иҗтимаги комиссиянең утырышлар үткәрү турындагы игъланнары; хәйрия ярдәме күрсәтүчеләр өчен белем бирү учреждениесенең исәп-хисап счеты; “Ата-аналар өчен белешмәлек!“ мәгълүматлар бюллетене; ата-аналар өчен түләүле белем бирү хезмәтләре күрсәтү

тәртибе турындагы мәгълүмат. Моннан тыш стендларда белем бирүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча ата-аналарның хокуки гыйлемлеге өчен кирәкле мәгълүматлар, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм башка белем бирү учреждениеләрендә канунсыз акча җыю очракларында гражданар мөрәҗәгать итә алсын өчен Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы һәм Аксубай районы мәгариф бүлегенең кайнар линия телефон номерлары да күрсәтелгән.

“Кайнар линия“ телефоннары – 2-92-52, 2-92-53. Хокук бозулар ачыкланган белем бирү учреждениеләренең “кара исемлеге“ ай саен  ТР Мәгариф һәм фән  министрлыгы һәм Аксубай районының “Мәгариф бүлеге“ МКУ сайтларында урнаштырыла.

Фото
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев