Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Коронавирустан тагын бер Россия вакцинасы сынаулары сентябрь аенда башланырга мөмкин

«Бетувакс-Ков-2» вакцинасын эшләү 2020 елның җәендә башланды.

«Кешенең кәүсәле күзәнәкләре институты» һәм «Бетувакс» компанияләре тарафыннан эшләнгән «Бетувакс-Ков-2» — коронавирустан тагын бер Россия вакцинасының клиник сынаулары агымдагы елның сентябрендә, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының тиешле рөхсәтеннән соң башланырга мөмкин. Бу хакта Илкүләм технологик инициатива платформасының матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Хәзер РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы вакцинаның клиник сынауларына гаризаны карый һәм стандарт процедура буенча, вакцинаны эшләүчеләргә өстәмә сораулар бирә», — дип аңлаттылар Илкүләм технологик инициатива платформасында.

«Бетувакс-Ков-2» вакцинасын эшләү 2020 елның җәендә башланды. Уйлап табучылар әлеге вакцинаның югары күләмдә антитәнчекләр бүлеп чыгаруын да искәртә.

Тикшеренүләрнең беренче һәм икенче этапларында 18 яшьтән 60 яшькә кадәрге хроник авырулары булмаган 116 ирекле кеше булырга тиеш.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X