Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Коронавирустан прививка ясау мөмкинлеге булган медицина оешмаларының исемлеге төзелде

Республикада барлыгы 57 урында коронавируска каршы вакцинация узарга мөмкин.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы «Татар-информ» агентлыгына яңа коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясатып була торган дәвалау учреждениеләренең исемлеген тәкъдим иттеләр.

Республикада шунды 57 оешма бар. Поликлиникага яки яшәү урыны буенча хастаханәгә язылырга мөмкин.

Аксубай районы халкы коронавирус инфекциясенә каршы прививканы Аксубай үзәк район хастаханәсендә ясата ала.

Яңа коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясату өчен 8 (84344) 2-90-58 номеры буенча язылырга була.

Поликлиникалар исемлеге белән әлеге сылтама буенча танышырга була.

 

Фото Аксубай үзәк район хастаханәсе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев