Аксубаево
  • Рус Тат
  • Коронавирустан үлү куркынычы югары булган кешеләрнең тагын бер төркеме ачыкланган

    Вакцинациядән баш тарткан, 40 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк пациентлар еш кына вирус корбанына әверелә.

    Британия тикшеренүчеләре коронавирус инфекциясеннән үлү куркынычы югары булган кешеләрнең тагын бер төркемен ачыклаган. Бу хакта Daily Mail газетасы яза.

    Вакцинациядән баш тарткан, 40 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк пациентлар еш кына вирус корбанына әверелә. Аларның кайберләре сау-сәламәт булган һәм инфекцияне көчәйтә торган авырулардан да интекмәгән, дип искәртә РИА Новости агентлыгы.

    Моннан тыш, табиблар коронавируска каршы прививка ясаткан кешеләр арасында үлем-китем очракларын өйрәнгән. Беренчедән, кешеләрнең 5 процентында вакцинага карата иммун җавап булмаган. Икенчедән, шул ук сандагы пациентларның иммун системага бәйле проблемалары булу аркасында препаратка карата реакциясе йомшак.

    Моннан тыш, белгечләр искәрткәнчә, хәтта прививка ясатучылар өчен дә кешенең ничә яшьтә булуы куркыныч фактор санала. Вакцинация узган гражданнар арасында бу куркыныч 70 яшьлек кеше өчен 35 яшьлегенә караганда 32 мәртәбә зуррак, дип аңлатты табиблар.

     

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: