Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Коронавирустан дәвалануда кулланыла торган даруның бәясе билгеле

Аны хәзер амбулатор шартларда куллану рөхсәт ителә.

Хәзер амбулатор шартларда кулланырга рөхсәт ителгән коронавируска каршы «Арепливир» яңа Россия препараты ваклап сатуда 12 320 сум торачак. Шул турыда «Промомед» җитештерүче компаниясе генераль директоры Андрей Младенцев әйтте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Тәкъдим ителгән ваклап сату бәясе — 12 320 сум», — диде ул. Бер төргәктә 200 миллиграммлы 40 таблетка булачак, дип төгәлләштерде.

Агентлык әңгәмәдәше ваклап сату бәясе дәүләт тәэмин ителешендәге кебек үк булырга тиеш, дип искәртте. Элегрәк компания «Арепливир» даруханәләрдә инде 21 сентябрьдә пәйда булырга мөмкин, дип хәбәр иткән иде.

«Әлбәттә, ул шунда ук бөтен җирдә дә барлыкка килмәячәк. Безнең бер ай эчендә илнең барлык даруханәләренә препаратны алып кайту мөмкинлегебез юк», - диде.

Аның сүзләренә караганда, «Арепливир»ны алу өчен, табиб киңәшләреннән тыш, бернинди чикләүләр булмаячак, чөнки ул рецепт буенча җибәрелә. Препаратны коронавирус йогышы белән зарарлану билгеләре барлыкка килгәннән соң беренче 24 сәгать эчендә кулланырга киңәш ителә, клиник сынау нәтиҗәләре буенча өзлегүләр ачыкланмады, дип өстәде Младенцев. 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X