Аксубаево
  • Рус Тат
  • Коронавирустан дарулар тормыш өчен мөһим препаратлар исемлегенә кертелде

    Монополиягә каршы федераль хезмәт белән килешкәннән соң «Фавипиравир»га чик бәяне билгеләячәкләр.

    Коронавирусны дәвалый торган препаратлар тормыш өчен кирәкле дарулар исемлегенә кертелгән. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашкога сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

    «Хөкүмәт тарафыннан тормыш өчен кирәкле булган мөһим препаратлар исемлеген киңәйтү буенча боерыкка кул куелды. Анда нәкъ менә яңа коронавирусны дәвалауга кагылышлы препаратлар кертелде», — дип белдерде ул.

    Аның сүзләренчә, беренче чиратта, бу «Фавипиравир»га кагыла. Препаратка иң чик бәяне федераль антимонополия хезмәте белән килештерү буенча билгелиячәкләр.

     

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: