Аксубаево
  • Рус Тат
  • Коронавирустан да, штрафтан да бары битлек кенә коткарачак

    Район җитәкчелеге битлек режимын бозучыларга карата иң катгый чаралар күрергә ниятли.

    Статистикадан күренгәнчә, коронавирусның икенче дулкыны башлану дәвам итә, районда хастаханәдән тыш пневмония белән авыручылар саны арта.

    Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов хәбәр иткәнчә, октябрьнең беренче яртысында Аксубай районында хастаханәдән тыш пневмония белән авыруның – 34, ОРВИ белән авыруның 95 очрагы теркәлгән.

    Бу борчу тудыра – катгый карантиннан соң кер телгән йомшаклыклар аркасында халык уяулыкны югалтты. Аксубай районында Covid -19 белән авыручылар саны 34 очракка кадәр арткан. Медиклар элеккечә үк, профилактика белән көрәштә битлек, антисептик һәм социаль дистанция төп чаралар булып кала, дип искәртә.

    – Әгәр кеше авырып китсә, уңышлы дәвалануны аның медицина ярдәме сорап вакытында мөрәҗәгать иткәнлеге хәл итә. – Авыруның билгеләре – коры ютәл, югары температура һәм хәлсезлек. Аларны ОРВИ билгеләре белән бутау җиңел, – дип шәрехли Аксубай район хастаханәсенең поликлиника мөдире Алина Маланчева. – Кайбер авыру йоктыручыларда тамак авыртуы, диарея, коньюктивит, баш авыртуы, ис һәм тәм сиземләүне югалту кебек төрле билгеләр күзәтелергә мөмкин. Авыруның катлаулы формасы булганда сулыш алу авырлаша, тән ватылу яисә күкрәк читлегендә авырту сизелә.

    Коронавирус һаман да район Советында узган һәр киңәшмәсендә төп һәм беренчел чираттагы тема булып кала бирә.

    – Районда коронавирус йогышының таралуына юл куймау буенча таләпләрне үтәүне контрольдә тоту буенча эш активлаштырылды. Хәер, кешеләр үз сәламәтлекләре өчен үзләре җаваплы булсалар да. Җәмәгать урыннарында битлек режимын үтәү буенча күләмле тикшерүләр яңартылды, – дип шәрехләде район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин.

    Полиция хезмәткәрләре дә тәртип бозучыларны ачыклау буенча эшне активлаштырдылар, гәрчә рейд чаралары пандемия башланганнан алып тукталмаса да. Чәршәмбе көнне кибетләрдә, җәмәгать туклануы объектларында күләмле тикшерүләр оештырылды. Рейд барган ике сәгать вакыт эчендә генә дә битлек режимын бозучы биш кеше ачыкланды.

    Полиция хезмәткәрләре шәрехләвенчә, битлек режимын бозучылар – пенсионерлар. Ә бит алар куркынычлылык төркемендә тора, гәрчә август азагында 65 яшьтән өлкәнрәк затларга карата үзизоляция режимы гамәлдән чыгарылган булса да. Әмма аларга бу режимны үтәргә киңәш ителде.

    – Нигездә битлек режимын район үзәгендә бозалар. Пенсионерлар аның булмавын, хәтерсезлеккә сылтыйлар, – дип сөйли полиция җиткәчесе урынбасары Владимир Семенов. – Шулай ук җәмәгать транспортында, таксида да битлек режимын үтәргә кирәк.

    Сүз уңаенда, пандемия чорында Роспотребнадзор 121 күрсәтмә чыгарды, эпидемиологиягә каршы кагыйдәләрне үтәү буенча 78 объектны тикшерде. Инспекторлар административ хокук бозулар турында – 14, үз-үзеңне чикләү режимын бозган өчен 14 беркетмә төзегән. Тагын 504 беркетмә полиция хезмәткәрләре тарафыннан итлек режимын бозган өчен төзелгән. Битлек кулланмаган өчен җәза элеккечә кала – бер мең сумнан алып утыз мең сумга кадәр штраф.

     

    Фото

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: