Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Коронавирусның «омикрон» штаммы 38 илдә ачыкланган

Белгечләр вирусның яңа варианты җитди рәвештә мутацияләнеп кенә калмыйча, кешедән кешегә «дельта» штаммына караганда җиңелрәк тапшырыла дип фаразлый.

«Омикрон» штаммы 38 илдә табылган, шул ук вакытта « дельта» коронавирусның иң киң таралган мутациясе булып кала. Бу хакта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының гадәттән тыш авырулар бүлегенең техник төркем башлыгы Мария Ван Керкхове белдергән.

«Хәзерге вакытта „омикрон“ дөньяның алты төбәгендәге 38 илдә табылган, авыруны йоктыруның төп артуы Африкада ачыкланган», — дип белдерә ТАСС.

Исегезгә төшерәбез, коронавирусның яңа штаммы Көньяк Африкада ачыкланган иде. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) аны «борчу уятучы» буларак квалификацияләде һәм аңа «омикрон» дигән исем бирде.

Белгечләр вирусның яңа варианты җитди рәвештә мутацияләнеп кенә калмыйча, кешедән кешегә «дельта» штаммына караганда җиңелрәк тапшырыла дип фаразлый. Моннан тыш, ул Covid-19 белән авырган кешеләр өчен өч тапкыр йогышлырак.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев