Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Коронавирусның мутацияләре турындагы мәгълүмат тупланган база булдырылган

Белгечләр өчен вирус һәм аның үзгәрешләре турында зур күләмдә мәгълүмат алу мөмкинлеге булачак.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) фәнни-тикшеренү институты коронавирусның бер-бер артлы барлыкка килгән геномнарын бер базага җыйган.

Коронавирусның мутацияләре турында мәгълүмат VGARus (Virus Genome Aggregator of Russia) бердәм платформасында булачак. Бу хакта Роспотребнадзор хезмәтенә сылтама телән ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«VGARus мәгълүмат базасында SARS-CoV-2 вирусларының нуклеотидлары тәртибе һәм аларның Россия төбәкләренә таралган мутацияләре турында мәгълүмат тупланган. Ул мәгълүмат мутацияләрне ачыклау һәм вирус штаммнарын билгеләү өчен кулланылырга мөмкин», — диелә хәбәрендә.

Россиядә коронавирус геномнарын тикшерү белән шөгыльләнүче барлык фәнни учреждениеләре үзләре өйрәнә торган мутация турында мәгълүмат чыгара ала. Аның өчен порталда теркәлү кирәк.

Базаның пандемия белән көрәштә мөһим роль уйнавы да ассызыклана. Ул белгечләргә вирус һәм аның үзгәрешләре турында зур күләмдә мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк. База башка инфекцияләрне күзәтү өчен дә кулланылырга мөмкин.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев