Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Коронавируслы авырулар белән эшләүче табиблар пенсиягә иртәрәк чыга алачак

Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча яңа ярдәм чарасы кабул ителде.

Коронавируслы авырулар белән эшләүче табиблар пенсиягә иртәрәк чыга алачак. Мондый пациентлар белән эшләнгән һәр көн ике эш көне булып исәпләнәчәк. Бу хакта Россия Премьер-министры Михаил Мишустинга сылтама ТАСС белән хәбәр итә.

«Авыруларга бер көн ярдәм итү стажда ике эш көне кебек саналачак», — диде Мишустин Covid-19 белән көрәш буенча Хөкүмәт каршындагы координация советы утырышында.

Бу карар 1 гыйнвардан быелның сентябрь ахырына кадәр гамәлдә булачак. Ул Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча кабул ителде.

Россия Премьер-министры фикеренчә, мондый чара кабул ителү ел саен якынча 4 мең табиб һәм башка медицина хезмәткәрләре вакытыннан алда пенсиягә чыгарга мөмкинлек бирәчәк.

«Аны түләүгә, беренчел бәяләүләр буенча, ел саен өстәмә 325 миллион сум таләп ителәчәк. Мондый акчалар бюджетта каралган», — диде Мишустин.

Хәзерге вакытта медицина хезмәткәрләренә иминият пенсиясе вакытыннан алда исәпләнә. Аны алу өчен авыл җирлегендә медицина стажы 25 ел, ә шәһәрдә 30 ел булырга тиеш.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X