Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Коронавирус буенча кайнар линиягә миллионга якын шалтырату булган

Әлеге хезмәт гражданнарга, тиз арада кирәкле ярдәмне алу өчен, медицина оешмалары һәм ашыгыч ярдәм хезмәтләре белән тиз генә элемтәгә керергә булыша.

Татарстан Республикасында коронавирус буенча кайнар линиягә бер миллионга якын кеше шалтыраткан.

«2020 елның ноябрендә эшли башлаганнан бирле коронавируска бәйле сораулар буенча 122 нче кайнар линия аша бер миллионга якын шалтырату кабул ителде», — дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте.

28 меңгә якын шалтырату вакцинацияләү белән бәйле булган. Операторлар көн саен барлыгы 2200 мөрәҗәгатьне эшкәртә. Иң күп шалтыратулар октябрьгә, Татарстанда яңа чикләү чаралары кертелгән вакытка туры килгән. Ул чакта кайнар линиягә көн саен 20 мең тапкыр шалтыратканнар.

Мондый зур күләмдәге шалтыратуларны эшкәртеп өлгерү өчен кол-үзәк белгечләре штаты арттырылган. Бу кайнар линияне бераз бушатырга, ә бер шалтыратуның гомуми озынлыгын 10 секундка калдырырга мөмкинлек биргән.

Күптән түгел Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Координация үзәгендә узган киңәшмәдә Россия Федерациясе вице-премьеры Дмитрий Чернышенко 122 хезмәтен мобилизацияләргә чакырды. Ул хәзерге вакытка Covid-19 вирусының бишенче дулкыны билгеләре ачык күренүен әйтте.

«Регионнарда 122 бердәм федераль номерының кол-үзәкләре эшли, COVID-19 белән бәйле барлык шалтыратулар да шунда юллана. Әлеге хезмәт гражданнарга, тиз арада кирәкле ярдәмне алу өчен, медицина оешмалары һәм ашыгыч ярдәм хезмәтләре белән тиз генә элемтәгә керергә булыша. Хөкүмәт әлеге кол-үзәкләрнең эш системасының нәтиҗәлелеге мәсьәләсен контрольдә тота», — дип белдерде Чернышенко.

Операторлар штатын арттыру һәм ясалма интеллект базасында тавыш ярдәмчеләрен куллана башлау өчен регионнарга якынча 700 миллион сум акча биреләчәк.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев