Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Коронавирус белән авыручылар саны февраль-март айларында кимер дип фаразлыйлар

Горелов яңа ачыкланган Covid-19 очраклары буенча статистика күрсәткечләреннән курыкмаска киңәш итте

Россиядә Covid-19 чире киләсе елның февраль–март айларында кимергә мөмкин. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Эпидемиология фәнни үзәге директорының фәнни эш буенча урынбасары Александр Гореловка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Ул авырулар арта башлаганнан бирле исәпләгәндә, гадәттә, максималь үсеш 28 көн дәвамында (ике инкубация чоры) бара, дип аңлатты. Аның сүзләренчә, ноябрьнең беренче декадасы барысын да үз урынына куячак: бу вакытта процесс тотрыкланырга тиеш. Эксперт хәзергә кимүне көтми, чөнки эпидемиология процессын тотрыклыландыру өчен вакыт узарга тиеш, хәер, вирус һаман да таралачак әле.

«Шуннан соң тотрыклы кимү көтелә, без язын, 11 майдан соң шундый хәл күзәттек. Мөгаен, февраль–март айларында без кимү фазасына керербез», — дип фикер йөртә Горелов.

Аның фикеренчә, массакүләм вакцинациядән тыш, санитар-чикләү чараларына альтернатива юк. Дистанцияне үтәү, антисептикларны һәм шәхси саклану чараларын куллану эпидемик процессны акрынайтырга мөмкин.

Горелов шулай ук яңа ачыкланган Covid-19 очраклары буенча статистика күрсәткечләреннән курыкмаска киңәш итте.

«Август азагы–сентябрь башында ук мин 17-18 мең авыруга үсеш булыр дип фаразлаган идем, чөнки бу бер үк нәрсә белән бәйле: халыкның тиешле дәрәҗәдәге катламы әлеге вирус белән очрашмаган — кимендә 1 процент», — дип өстәде Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек федераль хезмәте эксперты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев