Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Коронавирус белән авырган аксубайлыларны өстәмә тикшерәчәкләр

Яңа төр коронавирус инфекцисе белән авырган кешеләр өчен, диспансерлаштыру кысаларында, мәҗбүри тикшеренүләр исемлеге киңәйтелә.


 Алар 1 июльдән Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсен үтәү йөзеннән, халыкны тирәнәйтелгән профилактик тикшерү һәм диспансерлаштыру өчен кертелде.

Исемлеккә йөрәк-кан тамырлары, сулыш һәм башка системаларның зарарлануын диагностикалауга, шулай ук күрсәтелгән медицина тикшерүләре һәм диспансеризациясе нәтиҗәләре буенча ачыкланган авыруларны дәвалау һәм реабилитацияләү программаларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән тикшеренүләр керә.

– Хәзер бу пациентлар, мөмкин булган кыенлыкларны вакытында ачыклау өчен, тулы бер тикшерү комплексын уза алачаклар. Бу бигрәк тә авыр формада авыручылар өчен мөһим. Күпләрнең савыгудан соң ук хәле начарланды, хроник авырулаыр кискенләште», – дип билгеләде Татарстан Республикасы Мәҗбүри медицина иминияте фондының Чистай шәһәрендәге филиалы директоры Әхәт Хафизов.

Тирәнтен диспансерлаштыру ике этапта узачак. Аларның беренчесе җиде төр тикшеренүне үз эченә ала. Болар-канның гомуми һәм биохимик анализлары, канны кислород белән туендыруны үлчәү (сатурация), 6 минутлык йөреш белән тест, спирометрия, күкрәк читлеге рентгены, терапевтны кабул итү, шулай ук кандагы D-димер концентрациясен билгеләү, тромбо хасил итү билгеләрен ачыкларга ярдәм итә торган кандагы D-димер микъдарын билгеләүгә анализ.
Бу тикшерүләрнең барысын да бер көн эчендә узарга мөмкин булачак. Аларның нәтиҗәләре буенча табиблар хроник авырулар үсешенең билгеләрен билгеләячәк һәм кирәк булганда, диагнозны ачыклау өчен, пациентны икенче этапка җибәрәчәкләр. Ул үз эченә тагын өч төрле тикшерү ала.Бу -эхокардиография,упкәләргә һәм аяк-куллардагы веналарга дуплекслы компьютер томографиясе. Диспансерлаштыру нәтиҗәләре буенча пациентның хроник авырулары яки аларның барлыкка килү куркынычлары ачыкланса, аңа кирәкле дәвалау күрсәтеләчәк һәм медицина реабилитациясе билгеләнәчәк.
Беренче чиратта диспансерлаштыруга коронавирусны урта яки авыр формада кичерүчеләрне чакырачаклар. Аларга үзләре беркетелгән поликлиникадан шалтыратачаклар. Шулай ук хәбәр СМС, электрон почтага яки дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетка килергә мөмкин. Гражданнарны диспансерлаштыруга җибәрү тәртибен Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы билгеләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев