Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

“Кораб” урманында тәртип урнаштырдылар

Аксубай урманчылыгының Чабаксар участок урманчылыгы территориясендә урман буйларын көнкүреш чүпләреннән чистарту акциясе узды.

25 сентябрьдә бөтен республика буенча “Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау акциясе кысаларында урман фондын көнкүреш калдыкларыннан арындыру оештырылды. Мәйданчыкларның берсе –Чабаксар участок урманчылыгы территориясе, ул халык арасында “Кораб” урманы дип атала. Йөз ел элек моннан агачларны Россия флоты төзелешенә җибәргәннәр.

Урман массивы Савгач авылы территориясе янында урнашкан, шуңа күрә табигать кочагында ял итәргә яратучы авыл кешеләре, кунаклар аз түгел. Кешеләрнең табигать кочагында булуын ташлап калдырылган буш шешәләр, пакетлар искәртеп тора. Тәртип салуда катнашучылар “Чиста урманнар” көзге акциясен “Кораб” урманында үткәрергә, Россия империясе тарихы белән бәйле җирлекне чүп-чардан арындырырга булдылар.

Акциядә Чабаксар участок урманчылыгы хезмәткәрләре һәм Урмандеево авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев җитәкчелегендә җирлекнең бюджет оешмалары хезмәткәрләре катнашты.

Урман территориясеннән җыелган чүп-чарны волонтерлар капчыкларга тутырып полигонга озаттылар. Берничә сәгать эчендә әйләнә-тирәдә чисталык, тәртип урнашты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев