Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Кооперативлар авыл кешеләре мәнфәгатьләрен кайгырта

Районга эшлекле визит белән Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимиров килде.

Визит программасы бай һәм кызыклы булды.

Ассоциация җитәкчесе район башлыгы Камил Гилманов белән очрашты, районда фермер, кооператив хәрәкәтен үстерү буенча берничә мөһим мәсьәлә буенча фикер алышу өчен оешма һәм предприятие җитәкчеләренең шимбә киңәшмәсендә чыгыш ясады, район үзәге территориясен төзекләндерүне бәяләде.

Районда ике юнәлеш буенча авыл хуҗалыгы кооперативлары ачылган: Иске Савруш авылында Валерий Семенов җитәкчелегендәге сөтчелек кооперативы һәм Иске Кыязлыда Әлфирә Шакирова җитәкчелегендәге итчелек  кооперативы. Әлфирә Вәлиҗан кызы  шулай ук  район фермерлары ассоциациясе рәисе булып тора. Тормыш иптәше Рәис белән үз эшләрен уңышлы алып баручы фермерлар буларак, алар күптән түгел генә кооператорлар булдылар. 

Республиканың фермерлар ассоциациясе җитәкчесе Әлфирә Шакирова хуҗалыгында булды, урында эшләр, хуҗалык проблемалары белән танышты. Камияр Байтимиров кайбер моментлар буенча яңа эш башлаучы авыл хуҗалыгы кооператорларына киңәшләр бирде. 

 – Кооперация - фермерлыкны үстерүнең икенче баскычы, – дип билгеләп үтте ул. - Соңгы вакытта республика җитәкчелеге авыл мәнфәгатьләренә зур игътибар бирә. Кооператив хәрәкәтенә ярдәм - яхшы нәтиҗәләргә  китерергә тиеш. Бу исәп авыл кешесенә үз крестьян хезмәте белән аякка басарга ярдәм итү өчен ясалды.

Кооператив үзе дә, пайчылар – продукция җитештерүчеләр дә дәүләт ярдәменнән отарга тиеш. Болар барысы да авыл территорияләре буш тормасын, авылда кешеләр яшәсен һәм эшләсен, авылда уңайлы мохит тудырылсын, яшьләр туган җиребездә эшләсен өчен уйланылган план.  

 Фермерлар ассоциациясе рәисе район фермерлары һәм кооперативлары эшен уңай бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев