Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Кооператив – яңа үсеш дәрәҗәсе

Валерий Семенов – районда танылган фермер.

  Һөнәре буенча ул,  ветеринар. Институтны тәмамлап кайткач Иске Савруш авыл хуҗалыгында эшли. Туксанынчы елларда ук шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлый – халыктан ит сатып алып сата. Соңыннан Урмандеево авылында кибет ача.

Акрынлап үз эшен җәелдерә. Иске Савруш авылы территориясендәге таралып бара торган элеккеге колхоз идарәсе бинасының беренче катын җитештерү цехы, икенче катын заманча офис итеп төзекләндереп куя. Бүген ул коммерция юнәлешендә берничә төр эшчәнлек алып бара. Ел әйләнәсе халыктан сөт җыя. Үзенең җир мәйданында азык культуралары үстереп, бүгенге көндә 50 башка җиткән нәселле атларына җитәрлек күләмдә азык әзерли.

Шәхси предприятиесендә җитештерелгән газлы су,  лимонадлары безнең районда гына түгел, чит төбәкләрдә дә билгеле. Фермерлык һәм эшкуарлык эшчәнлеге белән уннарча кешене эшле итүен дә исәпкә алсаң, Валерий Семеновның булдыклы кеше икәнлеген күзаллау бер дә Болар белән генә чикләнеп калмыйча, быелның февраль аеннан ул “Саврушка” кулланучылар кооперативы оештырган.

Районда авыл хуҗалыгы кооператив хәрәкәте әле бөреләнеп кенә килә, шуңа да Валерий Осипович кооператорларның иң беренчесе. Яңа төзелгән кулланучылар кооперативы сөтчелек юнәлешендә эшли. Якын-тирәдәге унике авылдан җыелган сөт җитештерү цехына китерелә һәм биредә аңа анализ ясала, фильтрлап чистартыла. Биредән көн саен сигез тонна сөт чималы сөт эшкәртү фабрикаларына җибәрелә. Эшмәкәрнең сөт кабул итү блогында 9 тонналы сөт суыткыч бар. Планда – ун тонна сөтне суытыр өчен боз генераторы сатып алу тора.

Бу җиһазның булуы арадашчыларсыз гына сөт җитештерү заводлары белән эшләү мөмкинлеге бирәчәк, чөнки эшмәкәрнең эшенә намуссыз сөт сатып алучылар проблема тудырып торалар. 

– Җиһазлар булса, без ышанычлы сөт җитештерү предприятиеләре белән генә эшләячәкбез. Түләүне кичектереп торучылар белән эш итү безнең файдага түгел, чөнки авыл халкы бездән үзвакытында акча түләүне көтә, - дип сөйли Валерий Семенов.

Кулланучылар кооперативы рәисенең киләчәккә планнары зурдан. Аның берсе – Урмандеево авылында ферма төзеп, савым сыерлары кайтарту. Бу үз чиратында яңа эш урыннары булдырачак. Бу эшендә дә уңышлар юлдаш булсын аңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев