Аксубаево
  • Рус Тат
  • Концерт Аксубай районы хатын-кызларына багышланды

    Район мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм кичәсе узды.

    Ниһаять, озакка сузылган, салкын кыш артта калды, якты кояш һәм барлык күңелле мизгелләр белән яз килде. Моны кешелекнең гүзәл затлары хөрмәтенә оештырылган бәйрәм чарасында катнашкан һәркем тойды. Кичә программасын район башлыгы Камил Гилманов ачты.

    –Сез – әниләр, хатыннар, апалар, кызлар – безнең иң кадерлеләребез. Сездән башка, хөрмәтле хатын-кызлар, бер генә тармак та – мәдәният тә, спорт та, мәгариф тә, авыл хуҗалыгы да үсми. Төп эшне хатын-кызлар башкара. Сез барысына да сәләтле, Сез – тормышыбызны бизисез. Бу бәйрәм көннәрендә ирләрегез һәм балаларыгыз тарафыннан игътибар тагын да күбрәк булсын! Без сезне кадерлибез һәм хөрмәт итәбез!

    Гүзәл затларның кайберләре бүләкләргә лаек булды. «Аксубай» АФның «Баланда» бүлекчәсе ферма мөдире Инесса Лаук, мәгариф бүлеге баш хисапчысы Марина Тябкова, Аксубай үзәкләштерелгән китаханәләр системасының балалар китапханәсе мөдире Анна Артемьева, АТУТ җитештерү мөдире Татьяна Маклакова, «Лениногорскгаз» эксплуатация-җитештерү идарәсенең район куллану хезмәте слесаре Дания Мусина, Такталы мәдәният йорты методисты Гөлфия Гыйниятуллина, Аксубай урман хуҗалыгының баш хисапчысы Лидия Белова, район финанс-бюджет палатасы бюджет бүлегенең әйдәп баручы белгече Зөмәрә Шәязданова, Аксубай район үзәк хастаханәсенең баш шәфкать туташы Марина Власова, шәфкать туташы Ирина Пискарева, поликлиниканың профилактика кабинеты шәфкать туташы Люция Исмәгыйлева район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Озак еллар намуслы хезмәте һәм үзенең эшчәнлегендә инициатива күрсәткәне, иҗтимагый әһәмиятле чараларны оештыруда күрсәткән ярдәме өчен мәдәният ветераны Рушания Миңнехановага да район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

    Бүләкләү тантанасы тамашачыларның җылы алкышлары белән үрелеп барды. Һәр бүләкләнүчегә чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырылды. Залда бәйрәм атмосферасы, шатлык, елмаюлар хөкем сөрде. Бу язгы кичә катнашучылар өчен онытылмаслык булсын өчен, мәдәният йортының иҗат коллективы концерт программасы белән чыгыш ясады, әзерләнгән номерлар үзләре үк күңелле сюрприз булды.

    Артистларның матур костюмнарда чыгыш ясау осталыгы чын мәгънәсендә сокландыргыч иде. Яшь талантлар – хореография коллективлары, вокалчылар, шулай ук сәхнә осталары, тармак ветераннары, район учреждениеләре хезмәткәрләре чыгышлары белән шатландырдылар. Музыка, дәртле җырлар, биюләр – зал һәр чыгышны көчле алкышларга күмде.

    Сәхнәдә булган бар нәрсә дә кызыклы, уйланылган иде, тамашачылар тарафыннан яхшы бәя бирелде. Алар онытылмаслык ләззәт, күтәренке кәеф алдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: