Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Коммуналь хезмәтләр өчен түләүне – электрон төрдә

Коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр кабул иткән кассалар янында чиратлар кими бара.

Түләүләрне башкару өчен почтада озаклап чиратта торган вакытларны кешеләр хәтерлиләрдер әле. Хәзер исә түләүләрне өйдән чыкмыйча да башкару мөмкинлеге туды. Аксубайлыларның күпчелеге коммуналь хезмәтләр өчен электрон төрдә түлиләр. Бердәм хисап үзәге мәгълүматларына караганда, апрель аенда район үзәге халкының өчтән бер өлеше коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең электрон төрен сайлаган.

Район буенча коммуналь хезмәтләр өчен  түләүләрнең барлыгы 16 проценты электрон вариантта кертелә.
Электрон түләүләр ничек гамәлгә аша соң?

– Мин коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне дәүләт хезмәтләре сайты аша түләүне кулай күрәм, – дип бүлеште Зинаида. – Шәхси кабинетка исәпләүләр хакында белешмә килә, газга, электр энергиясенә һәм счет-фактура буенча килгән хезмәтләр өчен үземнең хезмәт хакы картасыннан комиссияләрсез түлим. Шунда ук электрон почтага квитанция килә. Квитанция югалган очракта да, дәүләт хезмәтләренең шәхси кабинетында операцияләр башкару тарихы сакланып кала.

– Банк терминаллары аша түләү дә уңайлы, – дип әңгәмәгә кушыла Анна. – Хисап саннарын кертеп интегәсе юк. Терминал штрих-кодны төшереп ала, сез күз йөртеп тикшереп чыгасыз һәм квитанция әзер дә була.
Сүз уңаеннан: Бердәм хисап үзәгенең 8 июньнән Толстой урамы, 23 нче йорт адресы буенча “Энергосбыт“ бинасына күчүе билгеле булды.

Хезмәтләр өчен район үзәгендә түләргә күнеккән аксубайлыларга исә хәзер анда кадәр тәпиләргә туры киләчәк. Әлбәттә инде, түләүләрне электрон төрләр: дәүләт хезмәтләре порталы, он-лайн банклар һәм терминаллар аша  гамәлгә ашырмаган очракта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев