Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Комбайнчыларга лаеклы бүләкләр

Районда чираттагы бишкөнлек нәтиҗәләре буенча ашлык суктыруда иң югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларны бүләкләү булды.

«Аксу Агро» ширкәтенең кыр уңганнарын хезмәт җиңүләре белән котларга, ашлык суктыру барган Кызыл Тау басуына район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гатин килде.

– Нәтиҗәле эшегез өчен район җитәкчелеге исеменнән ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итегез, – диде ул. – Ашлык суктыру буенча иң югары күрсәткечләрегез белән сез республика комбайнчылары ярышында җиңүгә дәгъва кыласыз.

– Бездә игенчелектә зур тәҗрибәгә ия чын җир уллары хезмәт куя, – дип ассызыклады «Аксу Агро» ҖЧҖ генераль директоры Равил Мусин. – Алар алга куелган бурычны намуслы үтиләр.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Сафиуллинга (ул 11 ел рәттән район комбайнчылары арасындагы ярышларда беренчелекне саклый, урак башыннан 3800 тоннадан артык ашлык суктырган), Хөсәен Галиевка (3500 тонна), Анатолий Ильгузинга (3400 тонна), Алексей Кудряшовка (3300 тонна), Алексей Пайдаркинга (3000 тонна), Анатолий Ефремовка (2900 тонна) район башлыгының Мактау грамоталарын тапшырды.

Күрше басуда “Волга-Селект” ширкәте комбайнчыларын бүләкләү булды. Алдынгы комбайнчылар Евгений Маслов, Эльвир Нуртдинов, Николай Васильев бөртекле культураларны суктыруда иң югары күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен Рөстәм Гатин кулыннан район башлыгының Мактау кәгазьләрен алдылар, Зиннур Минхәйдәровка район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Чираттагы бишкөнлек нәтиҗәләре буенча ашлык суктыруда иң югары күрсәткечләргә ирешкән «Волжское» ҖЧҖ комбайнчылары бүләкләр алды.



Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гатин игенчеләргә тырыш хезмәтләре өчен ихластан рәхмәт белдерде һәм иң изге теләкләрен җиткерде. Ул авыл хуҗалыгы предприятиесе буенча суктыруда югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчылар Николай Абросимовка һәм Алексей Липатовка район башлыгының Рәхмәт хатларын һәм премияләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев