Аксубаево
  • Рус Тат
  • Комбайнчыларга лаеклы бүләкләр

    Бөртеклеләрне урып-җыю чоры артта калды.

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе суктыру һәм чаптыру буенча комбайнчылар арасында чираттагы бишкөнлек нәтиҗәләрен чыгарды.  Аларның кайберләре  урып-җыю финишында бүләкләргә лаек булдылар.

    Бөртекле культураларны чаптыруда республика һәм район комбайнчылары арасында югары нәтиҗәләргә ирешкән “Аксубай“ агрофирмасы механизаторлары Әдип Гелметдинов һәм Рәдис Гайнатуллин иң югары нәтиҗә күрсәттеләр.

    Бүләк тапшырылган вакытта алар “Луч“ бүлеге территориясендә  чаптыруда хезмәт куйдылар. Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миниршат Алимов комбайнчыларны хезмәттәге җиңүләре белән тәбрикләп, район башлыгыннан Рәхмәт хатлары һәм премияләр тапшырды.

    Әдип Исмәгыйль улы һәм Радис Сөләйман улы – тәҗрибәле игенчеләр. Алар – Такталы авылында яшиләр, бар эшне дә намуслы һәм тырышлык белән башкаралар. Нәтиҗәләре дә – бөртерле.

    Уракның чираттагы батырларын – “Восходящая заря“ агрофирмасының “Аксубай“ филиалы механизатоларын авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Яңа Аксубай артындагы сабан бодае кырында очратты. Тамак ялгап алырга туктаган мәле иде аларның.

    Монда комбайнчылар, шулай ук аларга хезмәт күрсәтүче зур йөк машиналары йөртүчеләре, хуҗалыкның баш агрономы Фәнис Хәмидуллин да бар иде. Бүләкләү тантанасы барысы өчен дә көтелмәгән күңелле яңалык булды.

    – Сез үзегезгә йөкләнгән үстерелгән уңышны вакытында җыеп алу бурычын яхшы беләсез, – дип белдерде Миниршат Алимов. – Һәм аны башкару өчен зур көч куясыз. Фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез.

    Суктыру буенча бишкөнлек нәтиҗәләре буенча тулы булмаган атна эчендә 307 һәм 304 тонна ашлык суктырган Константин Тимофеев һәм Сергей Николаев иң яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Күрсәткечләре бер үк төрле диярлек, ә яшь буенча аерма бар: Константинга – 24 яшь.

    Ул Аксубай ПЛын (ул вакытта шулай дип аталган) тәмамларга өлгергән, армиядә хезмәт итеп кайткан, һәм игенчелек тармагында чын остага әверелгән. Бу урак өсте – аның өчен өченчесе, һәм икенче ел рәттән ул экипажда рулевой булып тора.

    Константинның ярдәмчесе – әтисе Николай Васильевич.  Гаилә экипажы бердәм хезмәт куя. Сергей Николаев – авыл хуҗалыгы предприятиесенең иң тәҗрибәле механизаторларыннан берсе. Аның стажы – 30 елдан артык.

    Безнең гәзиттә үткән елда басылган мәкаләләрдә аның исеме күп тапкыр телгә алынды. Миниршат Алимов игенчеләргә рәхмәтләрен белдерде, район башлыгыннан Рәхмәт хатлары һәм премияләр тапшырды.

    “Аксу Агро“ агрофирмасы комбайнчылары урак өстендә югары күрсәткечләргә ирештеләр. Иң зур нәтиҗә Җәүдәт Сафиуллинныкы. Ярдәмчесе – улы Җәвид белән 2600 тоннадан күбрәк ашлык суктырган. Икенче урында – Алексей Кудряшов (ярдәмчесе – улы Дмитрий) – 2,5 мең тоннадан күбрәк.

    Валерий һәм Василий Ендерюковларның гаилә экипажы –  2400 тоннадан күбрәк, Анатолий Ефремовның (ярдәмчесе Сергей Васильев) – 2100 тоннадан күбрәк, Хөсәен Галиевның (ярдәмчесе Илшат Зәйнуллин) һәм Владислав Таиркинның (Роман Краснов) – 1,5 мең тоннадан артык.

    Бу комбайнчылар югары күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен район башлыгының Рәхмәт хатларына һәм премиягә лаек булдылар.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: