Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Командирлар үрнәк итеп куялар

РФ Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итүче егетләрнең әти- әниләренә хәрби частьтән рәхмәт хатлары килгәндә, туган нигез шатлыкка күмелә.

Командирлардан рәхмәт хатлары, әниләргә мөрәҗәгатьләр күңелләрне нечкәртә. Улы турында, Ватанның лаеклы сакчысы, дип язылган хат алу ата- ана өчен горурлык. Зинаида Сергева Иске Савруш авылында яши.

Зинаида Петровнаның өлкән улы армиядә хезмәт итеп кайткан инде, эшли, кечкенә кызы Аксубай техникумында белем ала. Уртанчы улы Александр армиядә хезмәт итә. Аның әнисенә командирлары рәхмәт хаты юллаганнар.

“Хөрмәтле Зинаида Петровна, – диелә хатта. – Сезгә лаеклы ул тәрбияләп үстергәнегез өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез. Хезмәт итү вакытында ул үзен бары тик уңай яктан гына күрсәтте, хәрби бурычны үтәүдә башкаларга өлге булып тора, командирлары һәм иптәшләре арасында ихтирам казанды.

Хезмәт бурычларын тырышып һәм намус белән үтәгәне,  хәрби әзерлектәге уңышлары өчен бүләкләргә лаек булды. Улыгыз алга таба да, Сезнең хәер-фатихагыздан чыкмас, хезмәтен намус белән үтәвен дәвам итәр дип ышанабыз“.

Саша  армиягә киткәнче Аксубай техникумында белем алган. Армиягә автомеханик белгечлеге дипломы белән киткән.
Командирлары мактаган улы белән әнисе чын-чынлап горурлана ала. Гаиләсе аның хезмәтен тутырып кайтуын түземсезлек белән көтә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев