Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Колхоз газета»сы нәтиҗәлелеген күрсәткән

2020 елның октябрендә район газетасының «Колхоз газетасы» исеме астында беренче саны басылып чыгуга 90 ел тула.

Һәм без янә тарихи басма битләрен актарабыз.
1949 ел. Шул елларда ук газета үзенең нәтиҗәлелеген күрсәткән. Район басмасында урын алган мәкаләләр укучыларда зур кызыксыну уяткан. Матбугаттагы тәнкыйтьле язмалар яңгыраш тапкан, алар буенча хезмәт коллективларында, җәмәгать җыелышларында көчле фикерләр алышканнар, тиешле карарлар кабул ителгән. Җаваплар редакциягә юлланган, алар укучыларга җиткерелгән.

Менә бер мисал: «Колхоз газетасы»нда «Чыгышлар эзеннән» дигән сәхифә астында басылып чыккан «Җинаятьчел эшчәнлек» мәкаләсе.

Бу язмада, «Трудовик» колхозы рәисе иптәш К.ның язгы чәчү барган кайнар чорда эчкечелек белән шөгыльләнүе һәм язгы кыр эшләре белән идарә итүдән үз-үзен читләштерүе турында бәян ителә.

Башлангыч партоешма секретаре Булыгин редакциягә, мәкаләнең партия җыелышында тикшерелүе һәм анда тасвирланган тәнкыйтьнең дөрес булып табылуы, иптәш К.га карата шелтә белдерелүе турында хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев