Аксубаево
  • Рус Тат
  • Кол Шәриф мәчетендә шамаилләр ясау процессын күрсәтәчәкләр

    Күргәзмә Лениногорскидан ирле-хатынлы Рушания Гаязова һәм Атлас Галимов иҗаты белән таныштыра, алар пыялада традицион татар шамаиле техникасында эшли.

    1 декабрьдә Кол Шәриф мәчетендә татар шамаиле галереясендә «Татар шамаиле осталары: Рушания Гаязова һәм Атлас Галимов» дигән күргәзмә ачыла. Бу хакта музейның матбугат хезмәте хәбәр итә.

    Күргәзмә Лениногорскидан ирле-хатынлы Рушания Гаязова һәм Атлас Галимов иҗаты белән таныштыра, алар пыялада традицион татар шамаиле техникасында эшли.

    Күргәзмәдә 2018 елдан 2020 елга кадәр иҗат ителгән 23 эштән торган коллекция тәкъдим ителәчәк. Экспозициядә тәкъдим ителгән эшләр авторларының шамаилне булдыру процессы сурәтләнгән видеоматериаллар күрсәтеләчәк.

    Күргәзмә 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр уза торган инвалидлар декадасына туры китерелгән һәм ул 10 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Чара сәгать 11дә башланыр дип көтелә.

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: