Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Көннәр салкын торса да, өйләргә җылы бирелмәү сәбәбе билгеле

2021-2022 еллардагы җылылык сезоны төгәлләнгәннән соң, май аенда, Татарстанга янә салкыннар әйләнеп кайтты.

ТР торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә төбәк Иҗтимагый контроль үзәге башкарма директоры, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Дмитрий Романов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә ни өчен хәзер йортларга җылы биреп булмавын аңлатты.

«Техник яктан өйләргә яңадан җылы бирә башлау бик кыен, чөнки күпчелек йортларда җылылык сезонына, шул исәптән опрессовка ясарга әзерләнә башладылар инде. Җылы бирүне туктату өчен биш көн дәвамында уртача температура 8 градустан да түбән төшмәскә тиеш. Әгәр шундый температура сакланса, җылы бирү туктатыла», - дип искәртте белгеч.

«Әгәр зур шәһәр хакында сүз бара икән, өйләргә яңадан җылы бирә башлау бик кыен. Муниципалитетларда моны эшләве җиңелрәктер бәлки, чөнки берничә хезмәт күрсәтүче бар. Казанда исә нибары ике хезмәт күрсәтүче, челтәрләрне яңарту һәм ремонт эшләре башланды инде», - дип ачыклык кертте ул.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев