Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Көнне тарихи һәйкәлләргә багышладылар

Аксубай үзәк китапханәсендә Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көненә багышланган тематик чара узды.

Әлеге датага багышлап хезмәт күрсәтү бүлегендә «Тарихи урыннар буйлап уз һәм һәйкәл янында тынлыкта басып тор» дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе оештырдылар. Көн дәвамында аның янында «Дөньяның танылган һәйкәлләре» дигән викторина үткәрелде. Китапханәгә китап алырга килгән һәркем аның катнашучысы булды.

Китапханә хезмәткәрләре китап укучыларга фотографияләр буенча дөньякүләм архитектура һәйкәлләрен әйтеп атарга тәкъдим иттеләр. Бурыч җиңелләрдән түгел иде, күпләр аны уңышлы үтәделәр. Бүлек мөдире тематик көн катнашучыларын 3нче Аксубай мәктәбе янында республикада һәм Россиядә танылган якташларыбыз – Николай Полоруссов-Шелеби һәм Рәис Беляев истәлегенә куелган һәйкәлләр белән таныштырды.

Шулай ук очрашу вакытында Надежда Петрованың «Вечная дорога к храму» дигән тарихи китабына да аерым игътибар бирелде.

 

Фото: Аксубай үзәк китапханәсе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев