Аксубаево
  • Рус Тат
  • Көнгә – 10, кварталга 900 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы

    Елның беренче кварталында район юлларында 900 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы ачыкланган.

    Иң күп кагыйдә бозучылар – 245 машина йөртүче юл билгеләре таләпләренә игътибар бирмәгән. Юл статистикасында икенче урында – ОСАГО полисын рәсмиләштерүгә салкын караучылар. Өченче урында – төзек булмаган транспорт чарасы белән яисә транспорт чарасына идарә итү тыелган шартларда руль артына утырган йөртүчеләр (91 кагыйдә бозучы).

    68 машина йөртүче туктау, автомобильне тротуарда яисә җәяүлеләр кичүендә туктатып калдыру кагыйдәләрен бозган, 58се куркынычсызлык каешын эләктермәгән.

    Район юллары буйлап теркәлмәгән автотранпорт чарасының хәрәкәт итүе дә (6 очрак) яисә автомобильнең теркәү номерлары укылмавы да (50 очрак), яисә машина йөртүченең үзе белән документлары булмавы да (50 очрак) сирәк күренеш түгел. Өч ай эчендә исерек килеш руль артына утырган – 19 һәм штраф түләмәгән 37 шоферга карата беркетмә төзелгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: