Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Көн тәртибендә: фермерлыкны үстерү

Район фермерларының 2019 елдагы эшчәнлегенә анализ ясау һәм быелгысы елга планнар билгеләү буенча фикер алышыр өчен семинарда катнашучыларТүбән Баланда авыл мәдәният йортына җыелды.

– Фермерлар, барыннан да элек, авылны саклап калу һәм үстерүгә үз хезмәтләре белән ярдәм итүче кешеләр, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. – Бу халыкның иң актив, алдынгы өлеше. Аларның тырыш хезмәте хисабына районда мөгезле эре терлекләр саны, сөт җитештерү арта.

Ел саен Россия картасыннан шундый меңләгән торак пункт юкка чыга. Сезнең кебекләр булганда безнең авылларыбыз яши. Сезгә дә алга таба ныгырга кирәк. Авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә дәүләт тә актив ярдәм итә. Дәүләт программаларында катнашырга, эшне җәелдерергә кирәк. Шунысы мөһим, фермерлар авыл хуҗалыгында эш белән мәшгульлекне тәэмин итүчеләр булып торалар.

Сезгә дә алга таба ныгырга кирәк. Авыл хуҗалыгында хезмәт куючыларга дәүләт тә актив ярдәм итә. Дәүләт программаларында катнашырга, эшне җәелдерергә кирәк. Шунысы мөһим, фермерлар авыл хуҗалыгында халыкны эш белән тәэмин итүчеләр булып торалар.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гатин районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм фермер хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы эшчәнлекләре турындагы доклад белән чыгыш ясады.

– 2019 елда районның авыл хуҗалыгы продукциясен сату бәяләрендә тулаем продукция күләме 2 млрд.132 млн. сум тәшкил итте, узган ел белән чагыштырганда 6 процентка артты, - дип ассызыклады ул. – Фермер хуҗалыкларының акчалата табышы 8 процентка артты (165 млн.200 мең сум). Район буенча дәүләт ярдәме 303 млн. 400 мең сум тәшкил итте (арту 33 процент). 2019 елда 5 КФХ 12 млн. 579 сумлык грант ярдәме алды, бүгенге көндә аларның барысы да бизнес планга нигезләнеп эшли.

58 КФХда 2497 баш мөгезле эре терлек асрала, бу узган ел дәрәҗәсеннән 489 башка күбрәк, шуның 861 башы савым сыеры, арту 200 баш тәшкил итә. КФХларда 6240 кош-корт, 498 баш сарык, 89 баш ат асрала. 2019 елда безнең

район фермерлары тарафыннан 165,2 млн. сумнан артыкка продукция сатылган.

Районда республика программалары кысаларында оешкан 28 гаилә фермасы эшләп килә. Шуларның 15 е – сөтчелек юнәлешендә, 9 ы мөгезле эре терлекләр симертү белән шөгыльләнә, 2 се яшелчә үстерү белән – теплицалары бар, кош-корт, ат үрчетү, бөртекле культуралар игү, җиләк үстерү белән. Бер “Аксубай” (Айзат Шакиров) авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы булдырылган, ул 4 млн 742 мең сум күләмендә ярдәм алган. Ул, алга таба үсеш алу өчен киләчәктә авылларда яшәүче актив кешеләрне “Яшь фермер”, “Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” программаларына җәлеп итү буенча эш алып барырыга кирәк, дип билгеләп үтте.

Терлекчелек тармагы фермерлары эшенә анализ белән авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештер-маркетинг бүлеге җитәкчесе Усман Нигъмәтуллин чыгыш ясады. Җир эшкәртү буенча консультант Фәндәс Гафиятуллин кырчылык буенча эш нәтиҗәләренә анализ ясады 2020 елга үсемлекчелек тармагы планнары белән таныштырды. Россельхозүзәкнең териториаль бүлеге җитәкчесе Габдерәшит Гелметдинов сортлы орлыкларны куллану тукталды. Ветберләшмә җитәкчесе Александр Мясников ветиеринариянең бүгенге көн проблемалары турында сөйләде. Ташламалы кредитлар бүлеп бирү буенча КФХларга ярдәм программасы белән авыл хуҗалыгы идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Наталья Сорокина таныштырды.

Фермерларның семинар-киңәшмәсендә ТР фермерлар съездына делегатлар сайландылар. Республика форумында безнең районның фермерлык эшчәнлеген район фермерлары ассоциациясе рәисе Айзат Шакиров, Әлфирә Шакирова, Юлия Ихтонова һәм Сергей Щекин тәкъдим итәчәк дигән бердәм карарга килделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев