Аксубаево
  • Рус Тат
  • «Көмеш» тә, «бронза» да

    Гатчина шәһәрендә бадминтон буенча халыкара ярышларда катнашып, Никита Мулеев берьюлы ике медаль яулады. Көмеш медальне Чистай егете Иван Гущин белән парда уйнаганы өчен алды, бронза медальне ялгыз разрядта алды.

     Уфада узган хатын-кызлар арасында билбау көрәше буенча Россия чемпионатында Диләрә Латыйпова өченче урынны алып, лаеклы «бронза»алды.  

    Аңа октябрьдә Казанда узачак дөнья чемпионатында Россия данын якларга туры киләчәк.

    Фото: ТР бадминтон Федерациясе, Александр Скворцов архивыннан алынды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: