Аксубаево
  • Рус Тат
  • «Көмеш» һәм җыелманың бишенче нәтиҗәсе

    Казанда классик шахмат буенча Татарстан Республикасы команда чемпионаты узды.

    Бу турнирда Аксубай районы җыелма командасы беренче тапкыр чыгыш ясады. Безнең команда составына Адель Купцов, Тимур Мәгыйзов, Савелий Купцов, Алмаз Камилов, Руслан Кузюров, Илнар Гафиятов, Юлия Муртазина һәм Ольга Васюткина керде. Регламент буенча 4 ир-егет һәм 2 кыз уйнады.

    Шунысы кызганыч, партияләр эш вакытында узды һәм шуңа бәйле безнең команда һәрвакытта да тулы составта уйный алмады, ә кайбер матчлар безнең өчен бөтенләй 0 : 3 исәбе белән башланды. Әмма, кыенлыкларга карамастан, мисалга, Арча командасын җиңгән матур мизгелләр дә булды. Ярымфиналга чыгу өчен соңгы турда Казан шәһәренең Идел буе районы командасын җиңәргә кирәк иде. Кызганычка каршы, бу безнең җыелма команда өчен мөмкин хәл түгел иде – ул 2 : 4 исәбе белән оттырды. Нәтиҗәдә безнекеләр бишенче урынны алдылар.

    Команданың иң көчле уенчыларыннан берсе – Тимур Мәгыйзовны аерым билгеләп үтәсе килә. Үз тактасында, мөмкин булган алты очконың бишесен туплап, ул көмеш медаль һәм акчалата премиягә лаек булды!

    Кызганычка каршы, җыелма командага Марат Сафин, Андрей Егоров, Алексей Альметкин һәм Диләрә Латыйповага хас тәҗрибә һәм осталык җитеп бетмәде, ә алар нәтиҗәләрне сизелерлек яхшырта алган булырлар иде. Әмма команда тренеры Геннадий Горбунов кәефен төшерми һәм, яшь уенчылар киләсе моңа охшаш ярышларга кадәр үз дәрәҗәләрен күтәрерләр, дип өметләнә.

    Рәсемдә: Тимур Мәгыйзов, сулдан.

    Фото шахмат клубы архивыннан.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: