Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Кәҗәләр Аксубай аллеясын һәм чәчәк түтәлләрен камап алганнар 

Ел саен оешма һәм предприятие хезмәткәрләре үзләре утырткан агачларның һәм чәчәкләрнең киләчәк язмышы өчен борчылалар. Моның сәбәбе – ирекле утлап йөрүче терлекләр.

Узган елларда да маллар яшел үсентеләргә күп зыян салды. Эре һәм вак терлекләрнең бистә урамнары буйлап утлап йөрүе күңелсез нәтиҗәләргә китерә. Кәҗәләр йорт ишегалларында иркенләп йөриләр, аллеяларда, бистәнең үзәк урамнарында утыртылган чәчәкләрне ашыйлар, таптыйлар. Ә бит һәр язны, көннәр җылыта башлау белән, һәр оешма, җәйгә район халкы матурлыкка карап соклансын өчен, чәчәкләрне зур тырышлык белән утырта.

Район үзәгендәге парклар, аллеялар, мәйданнар елдан-ел төзекләндерелә һәм яшелләндерелә. Клумбаларда төрле чәчәкләр күзләрне иркәли, яшь үсентеләр яшелләнә.

Куаклар һәм чәчәкләр утырту белән шөгыльләнгән оешма һәм предприятие хезмәткәрләре аларның киләчәк язмышы өчен борчылмый кала алмый.

Хайван хуҗаларының ваемсыз мөнәсәбәте күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Сукбай хайваннар чәчәкләрне һәм яшел үсентеләрне ашап кына калмыйча, балаларны имгәтергә, юл-транспорт һәлакәте китереп чыгаруда сәбәпче булырга мөмкин.

– Терлекләрнең урамда йөрү проблемасы безнең өчен беренче ел гына актуаль түгел. Шуны искәртәсе килә, йорт хайваннарының ваемсыз хуҗаларын мондый хокук бозулар өчен 2,5 меңнән 3 мең сумга кадәр штраф санкцияләре рәвешендә административ җәза көтә, – дип шәрехләде Аксубай районы административ комиссиясе җаваплы сәркатибе Николай Камбулов.

Сүз уңаеннан, узган ел күп кенә гражданнар үзләренең ваемсызлыклары өчен түләгән. Административ комиссиядә терлекләре район үзәге урамнарында берничә тапкыр күренгән гражданнарның исемлеге бар. Кагыйдәләрне берничә тапкыр һәм явызларча бозучылар өчен санкцияләрне катгыйландыру каралган.

Николай Камбулов ассызыклаганча, малларны йортта асрау хуплана. Ул шулай ук йорт малларының көтүгә куылырга, бәйдә яки ябуда булырга тиешлеген дә искә төшерде. Тик, һич кенә дә, кешеләр кулы белән булдырылган матурлыкны җимермәскә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев