Аксубаево
  • Рус Тат
  • Климатолог: Арктик антициклоннар йогынтысында, быел кыш салкын булуы ихтимал

    Россиядә яшәүчеләрне үзгәрүчән һава торышы көтә., дип кисәтә синоптиклар.

    Быел антициклоннар йогынтысында, Россиядә кыш салкын булачак. Бу хакта URA.RU агентлыгына «Үзәк Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге» ФДБУ метеорология һәм климат бүлеге башлыгы Николай Терешонок сөйләде. 

    «Антициклонлы һава торышы өстенлек итү ихтималы бар һәм, көчле салкыннар булырга мөмкин, — диде климатолог. Европада да шул ук хәл. Минем фикеремчә, бу хәл Ла-Манштан алып Уралга кадәр булыр».

    Бөтендөнья кыргый табигать фондының климат программасы директоры Алексей Кокорин глобаль җылыну аркасында кышын һава температурасы күтәрелүен, әмма бу процесс бик акрын баруын әйтте. Аның фикеренчә, Россиядә яшәүчеләрне үзгәрүчән һава торышы көтә. 

    «Көньяк — Төньяк, Төньяк — Көньяк юнәлешендә һава массалары тагын да активрак хәрәкәт итәчәк», — ди Алексей Кокорин.

     

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: