Аксубаево
  • Рус Тат
  • Классикның юбилее уңаеннан

    Үзәк китапханәдә Лев Толстойның тууына 190 ел тулуга багышланган чаралар уза.

    Шул көннәрдә Аксубай китапханәсенең китап уку залында “Йөзъеллык фонында“ әдәби ассорти үткәрделәр. Әлеге чараның киң күләмле программасы “Русия җиренең бөек язучысы“ тематик кичәне үз эченә алды.

    Кичәгә китапханәгә даими йөрүчеләр, төрле яшьтәге китап укучылар – түбән сыйныф укучыларыннан алып пенсионерларга кадәр килде. Хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Фәһимә Гатинаның кереш сүзеннән соң “Л.Н. Толстой Казанда“ слайдлы презентациясе тәкъдим ителде.

    Лев Толстой Казанда алты елга якын яши.  Әти-әнисе вафат булганнан соң 1841 елның сентябрендә яшь Толстойлар Казанга, үзләрен опекунга алган  түтәйләре Пелагея Юшкова янына күченәләр.

    Нәтиҗәдә Казаннан алган тәэсирләре аның кайбер әсәрләрендә дә чагыла.  Слайдлар Толстойлар Казанда булган бөтен урыннарны яктыртты. Аннан соң Толстой  мәсәлләре буенча сәхнә миниатюралары күрсәтелде.

    “Бөек даһи“ әдәби квесты “Даһиның тормышыннан“, “Толстойның иҗади дөньясы“, “Билгесез Толстой“ һ.б. бүлекләрне үз эченә алды. “Бертуган кырмыскалар“ һәм “Якты алан“ командалары квест биремнәрен үтәп, очколар тупладылар.

    Ә ахырдан “Таттелеком“ хезмәткәрләреннән бүләкләр алдылар.

    Гаилә китапханәсендә өченче мәктәпнең дүртенче сыйныф укучылары белән   “Якты  аланга“ читтән сәфәр кылдылар. Слайдлар балаларга Лев Толстойның музей-биләмәсе (Тула өлкәсендә) һәм бөек рус классигы дөньяга килгән, яшәгән, иҗат иткән һәм дөнья куйган урыннар белән танышу мөмкинлеге бирде.

    Чара барышында әдәбиятны күзәтү һәм кычкырып укулар, Толстойның хикәяләре һәм мәсәлләрен бәян итүләр булды.

    Китапханәдә үткәрелгән чаралар үзләренең җанлы булулары белән аерылып торалар, анда нәни аксубайлылар гына түгел, өлкән буын кешеләре дә моңа кадәр хәбәрдар булмаган ниндидер яңалыкларны өйрәнәләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: