Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Кәкре Күл укучылары якташлары – Советлар Союзы Герое Григорий Романовны искә алдылар

Советлар Союзы Герое Григорий Романов 1907 елның 23 сентябрендә Кәкре Күл авылында туа. Бөек Ватан сугышында тиңдәшсез батырлык күрсәтеп, Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.

128 нче гвардия укчылар полкының утлы взвод командиры буларак, өлкән лейтенант Романов Нарев (Польша) елгасындагы плацдармны тотып калу буенча сугышларда аерылып тора. Бу сугышта ул 17 тапкыр яралана. Гомере буе фидакарь хезмәт үрнәге булып яши. Аның район, республика үсешенә керткән өлеше бәяләп бетергесез.

Советлар Союзы Герое Григорий Романов исемен йөрткән Кәкре Күл мәктәбендә иртә тантаналы линейкадан башланды. Наталья Купцова җитәкләнән туган якны өйрәнү түгәрәгенә йөрүчеләр үзләренең данлыклы якташларын искә алдылар, аның тормышының кызыклы мизгелләре турында сөйләделәр. Укучылар геройның бюст итәгенә чәчәкләр салдылар. Уку көне дәвамында бюст янында мактаулы сакта тордылар.

Фото: редакция һәм Кәкре Күл мәктәбе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев