Кәкре Күл мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары ВИЧ-инфекция һәм СПИД турында белем дәрәҗәләрен арттырдылар
Мәктәптә Бөтендөнья СПИД белән көрәш көне уңаеннан "СТОП ВИЧ/СПИД" Бөтенроссия акциясе кысаларында «Кисәтелгән – коралланган» дигән тема буенча сыйныф сәгате узды.
Кәкре Күл мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары Бөтендөнья СПИД белән көрәш көне уңаеннан "СТОП ВИЧ/СПИД" Бөтенроссия акциясе кысаларында «Кисәтелгән – коралланган» дигән тема буенча узган һәм Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган сыйныф сәгатендә катнаштылар һәм ВИЧ-инфекция һәм СПИД турында белем дәрәҗәсен арттырдылар.
Балигъ булмаганнар арасында сәламәт яшәү рәвешенә ихтыяҗ тәрбияләү һәм ВИЧ/СПИДны кисәтү сыйныф сәгатенең максаты булды.
Уен формасында узган бу чарада өлкән сыйныф укучылары ВИЧ-инфекциясе таралу өлкәсендә компетенция дәрәҗәсен билгеләү буенча сораштыруда катнаштылар.
Фото: Кәкре Күл мәктәбе архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев