Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Кәкре Күл мәктәбе укучылары «Куркынычсыз тәгәрмәч» төбәк бәйгесендә билгеләп үтелделәр

Чистайда «Куркынычсыз тәгәрмәч-2022» яшь юл хәрәкәте инспекторлары Республика бәйгесенең зональ этабы узды.

Анда Татарстанның сигез районыннан яшь юл хәрәкәте инспекторлары катнашты. Аксубайны Григорий Романов исемендәге Кәкре Күл мәктәбе отряды командасы тәкъдим итте. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр шулай ук беренче медицина ярдәме күрсәтү, тормыш иминлеге нигезләре, автошәһәрчектә йөрү, велосипедны фигуралы йөртү күнекмәләрен күрсәттеләр. «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өчен – бергәләп» иҗади бәйгесе команда өчен имтихан тоту станцияләренең берсе булды.

Бәйге нәтиҗәләре буенча гомумкоманда зачетында Г.Г. Романов исемендәге Кәкре Күл мәктәбе яшь юл хәрәкәте инспекторлары 6 урынны алды.

«Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өчен – бергәләп» дигән иҗади бәйгедә кәкрекүллеләр беренче булдылар.

«Велосипедны фигуралы йөртү» станциясендә шәхси беренчелек өчен Тимур Зубрилкин диплом белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев