Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Кәкре Күл балалары лагерьда ял итеп кенә калмадылар, вакытны файдалы итеп үткәрделәр дә

Григорий Романов исемендәге Кәкре Күл мәктәбе базасында җәйге каникулларның беренче көннәреннән үк «Родничок» мәктәп яны сәламәтләндерү лагере эшләде.

Җәйге лагерьның беренче аенда 6-12 яшьлек егерме бала ял итте. Педагоглар алар өчен эчтәлекле һәм кызыклы программа әзерләделәр: спорт, танып-белү чаралары, төрле уеннар һәм бәйгеләр. Болар барысы да балаларның актив ял итүенә ярдәм итте, аларның иҗади сәләтләрен формалаштыруга юнәлдерелде.

Тәҗрибәле педагоглар Татьяна Голованова һәм Елена Малецкова җитәкчелегендә балалар лагерьның зур күмәк эшләрендә катнаштылар, бәйрәм программаларын оештыруда ярдәм иттеләр, концертлар куйдылар. Алар зур кызыксыну белән җырлар һәм биюләр өйрәнделәр, рәсем күргәзмәләре оештырдылар.

Балалар көн саен тулы кыйммәтле туклану алдылар. Учреждение пешекчеләре балаларны тәмле һәм сәламәтлек өчен файдалы ризыклар белән сыйларга тырыштылар.

Лагерь сменасы сизелмичә дә үтте. Кәкре Күл авылы мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре – Галина Андреева, Наталья Ивандеева һәм Татьяна Коннова үткәргән чаралар да балаларның ялын бизәде. Ял итүчеләр үзләренең фантазияләрен, зирәклекләрен күрсәттеләр, тагын да ачыграк булдылар.

Бигрәк тә авыл чикләренә сәяхәтләр балалар хәтерендә озакка истә калачак. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Наталья Яшмурзина сүзләренә караганда, мондый сәфәрләрне оештыру җиңел түгел, балаларны йөртү өчен тиешле транспорт кирәк.

– «Татех» ЯАҖнең «Дума» ДДНГ идарәчесе Юрий Ильин булышлыгы белән балалар йөзү бассейнына, Аксубайның янгын частенә бардылар, шулай ук Иске Кармәт авылындагы Хәсән Туфан музей-йортында бардылар, – дип уртаклашты педагог. – Барлык укытучылар, ата-аналар һәм балалар исеменнән күрсәтелгән ярдәм өчен аңа зур рәхмәт әйтәсе килә. Балалар бик зур тәэсирләр белән кайттылар, онытылмаслык хис-кичерешләр алдылар. Мондый экскурсияләрдән әти-әниләр дә бик канәгать калды.

–Ямьле җәйнең бөтен матурлыгын күреп, рәхәтлеген тоеп калырга кирәк, – диләр Кәкре Күл мәктәбе укытучылары. Бу әле, алар фикеренчә, үзара аңлашу һәм яхшы кәеф нигезе дә. Өлкәннәр балаларга ял күңелле булсын, һәр яңа көн алар хәтерендә иң якты хатирәләр генә калдырсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев