Аксубаево
  • Рус Тат
  • Әкияттәге кебек яши

    Мавыгуларсыз тормышның бернинди мәгънәсе юк.

    Күпләр шулай дип саный, китапханәләр системасы ветераны Надежда Ипеева да шундый фикердә.

    Ул – тирә-юньдә ихтирамга лаек кеше. Надежда Осиповна үзенең бөтен хезмәт юлын – 38 ел гомерен Савгач авыл китапханәсендә эшләүгә багышлаган.

    Китапханә аның өчен икенче өе кебек була: монда халык белән тематик чаралар уздыра, балалар белән төрле түгәрәкләр алып бара. Лаеклы ялда булса да, ул бүген дә китапханә тормышы белән кызыксына, «Родник» әдәби клубының актив әгъзасы, «Молодые сердца» вокаль ансамбле катнашучысы булып тора.

    – Надежда Осиповна – игелекле, ачык күңелле кеше, – дип сөйли аның турында авыл китапханәчесе Наталия Сергеева. – Ул безнең китап укучыларны үзенең энтузиазмы, күтәренке кәефе белән җәлеп итә .

    Мәдәният ветераны чәчәкләр үстерү белән дә мавыга. Үзенең ишегалдында, бакчасында бик күп купшы роза, гладиолус, георгин, астра, барбарис чәчәкләре үстерә.

    Һәр җәй ишегалдын әкияттәгедәй бизи. Күршеләре, авылдашлары аның янына матурлыкны күреп ләззәтләнү өчен киләләр.

     

    Фото: Савгач авыл китапханәсе архивыннан.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: