Аксубаево
  • Рус Тат
  • Әкият аша дөньяны танып белергә

    Балалар могҗизага ышаналар, шуңа күрә дә әкиятләрне бик яраталардыр.

    Аларда - тормыш зирәклеге, алар яхшылыкка, гаделлеккә, барысына да хезмәт белән ирешергә кирәклегенә өйрәтә.

    Мюд авыл китапханәсендә яшь китап укучылар белән эшләүдә әкиятләрне кулланалар.
    Авыл китапханәчесе Зөлфирә Вәлиева мәдәният йорты хезмәткәрләре Ольга Жукова һәм Елена Сухалова белән берлектә балалар белән мавыктыргыч тематик чаралар уздыра. Укучылар «Әкиятләр» викторинасында, «Зирәк әкиятләр табыны» дигән танып белү-уен программасында бик теләп катнашалар.

    Бу юлы да балалар әкият геройлары белән очраштылар. Бу тылсымлы дөньяга эләккәч, алар үз белемнәрен, зирәклекләрен күрсәтергә тиешләр иде.

    Тылсымлы дөньяга сәяхәт бик күп кызыклы, уңай нәрсәләр китерде. Шуннан соң һәркемнең үзе белән әкиятләр җыентыгын аласы килде.


    Фото: Мюд авыл китапханәсе архивыннан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: