Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Киттеләр егетләр Ватанга хезмәткә

Армиягә чакырылучы егетләрнең чираттагы төркеме Татвоенкоматның җыелу пунктына юл алды.

Болар аксубайлылар Александр Водышев, Максим Малецков, Дмитрий Охотников, Александр Старшинин, трудолюбовлылар Раил Гатин һәм Ленар Канәфин, Савруштан Дмитрий Мельников, Иске Үзидән Игорь Павлов, Иске Ильдеряктән Сергей Зайцев, Иске Тимошкинодан Кирилл Погодкин, Шәрбәннән Марсель Хаҗетдинов.

Салкын, караңгы көзге иртәдә хәрби комиссариат бинасы янында кеше күп җыелды. Хәрби комиссариат ишегалдында музыка уйнап торды. Егетләрне Кораллы Көчләр сафларына озатырга район оешмалары җитәкчеләре дә килде.

– Лаеклы сугышчылар булырсыз дип ышанам, – диде, җыелучыларга мөрәҗәгать итеп, район башлыгы Камил Гилманов. – Сез хезмәт иткән вакыт эчендә, Аксубай тагын да ямьләнәчәк. Ватан алдындагы бурычыгызны үтәп, туган районыбызга кайтыгыз, районны үстерү өстендә бергәләп эшләрбез.

Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Дмитрий Палаткин булачак солдатларга үгет-нәсыйхәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

– Ватан чикләрен саклауны ышандырып тапшырырлык көчле, курку белмәс, батыр уллар үстергәннәре өчен әти-әниләргә рәхмәт әйтәсе, сабырлыклар телисе килә, – диде ул. – Егетләр сезгә исә, армиядә узган вакыт яхшы хатирәләр, тугры дуслар калдырсын һәм файдалы тормыш тәҗрибәсе бирсен иде дип телим. Якыннарыгызның күңелләре тыныч булсын өчен, алар белән телефоннан ешрак аралашырга тырышыгыз.

Булачак солдатларны озатырга ДОСААФ район оешмасы җитәкчесе Петр Волков та килде.

– Хезмәткә китүче егетләрнең яртысы диярлек – бездә тәрбияләнүчеләр, – дип белдерде ул. – Алар хәрби-учет белгечлеге буенча өйрәнүләрне уңышлы уздылар, катлаулы хәрби бурычларны үтәргә әзер. Хәрби частьләрдә алар кебек егетләргә таләп зур, аларны командирлары да бәяли. Хәерле юл сезгә!

Булачак сугышчылар, аларның әти-әниләре чыгыш ясаучыларның һәр сүзен йотлыгып тыңладылар. Егетләрне армиягә озату районда күркәм гадәткә әверелгән булса да, күпләр әлеге чарада беренче тапкыр гына катнашты. Ире һәм кызы белән килгән Вера Охотникова улы Дмитрий белән бер елга саубуллашты. Егет хәрби эш буенча яхшы чыныгу узган, теоретик күнекмәләргә һәм белемгә ия. Ул Аксубай ДОСААФ данын республика дәрәҗәсендә уңышлы яклаган. Аның өчен борчылырга кирәкми, әмма әни кешенең күңеле тыныч була аламы соң инде?

– Кая җибәрерләр, әлегә белмибез, – диде ана кеше. – Ул бик тырыш, барысын да булдыра торган егет, сынатмас – без аңа ышанабыз.

Юлга кузгалыр алдыннан район башлыгы һәм хәрби комиссар егетләрнең һәркайсына район исеменнән бүләккә – сәгатьләр тапшырдылар. Алар өйгә кайтыр вакытны санап торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев