Аксубаево
  • Рус Тат
  • Китаплар яңа укучыларын табар

    Аксубай районы мәгариф бүлеге иң актив китап бүләк итүчеләрне бүләкләде.

    2019 елның 26 июленнән 30 октябренә кадәр районда “Китапка икенче тормыш бүләк ит” хәйрия акциясе узды.

    ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган әлеге чара, мәктәп китапханәләрен тулыландыру, китапка сак караш тәрбияләү, балаларны китап укуга җәлеп итү, кешелеклелек һәм ярдәмләшү хисләрен формалаштыру максатларында ел саен уздырыла.

    Быел акциядә мәктәп укучылары, укытучылар, ата-аналар, район кешеләре һәм оешмалар катнашты. Чара барышында 100 дән артык фәнни әсбап һәм биш йөз илледән күбрәк әдәби китап җыелган. Актив китап бүләк итүчеләр мәгариф бүлеге Мактау кәгазьләренә лаек булды. Яңа китаплар үз укучыларын табачак. Иске Мокшино урта мәктәбе «Китап бүләк итүче иң яхшы мәктәп» номинациясендә лидер булды, монда китапханә 146 китап белән тулыланды, Яңа Тимошкино төп мәктәбе – 139 китап, Аксубайның 3 номерлы мәктәбе 120 китап белән. Аксубай 3 нче номерлы мәктәбенең 6 «В» сыйныфы «Китап бүләк итүче иң яхшы сыйныф» булды.

    Рушания Моратшина үзенең шәхси китапханәсеннән мәктәпкә 110 китап бүләк итеп, “Ата-аналар, шәхси затлар һәм оешмалар арасында иң яхшы китап бүләк итүче” номинациясе җиңүчесе булды.

    –Мәктәп китапханәләренә, акциядән тыш, теләсә кайсы вакытта китаплар бүләк итәргә мөмкин, – дип сөйли мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлнур Идиятова. – Сез бүләк иткән китаплар, һичшиксез, яңа укучыга шатлык китерәчәк. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: