Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Китапханәгә китап бүләк иттеләр

Аксубай үзәк китапханәсендә китаплар бүләк итү атнасы уза.

Атна кысаларында монда районның күренекле кешеләре белән очрашу булды. Яшь укучылар янына кунакка Казаннан Татарстанда чуаш туган якны өйрәнүчеләре рәисе Александр Семенов, хәрби бәрелешләр ветераннары совета әгъзасы Владимир Секанкин килде. Шулай ук Бөек Ватан сугышы турындагы истәлекләр китабы авторлары Галина Бобкова, Александр Евграфов һәм шигъри җыентык авторы, педагогик хезмәт ветераны Геннадий Якимов-Пиляк та балалар белән очрашты.

– Өлкән буын курку белмәс батыр кешеләрдән тора, – дип ассызыклады, очрашуны ачып, балалар китапханәсе мөдире Валентина Давыдова. – Без алар турында онытмаска, аларның үрнәгендә тормыш итәргә өйрәнергә тиеш.

Яшь аудитория Александр Евграфов һәм Галина Бобкованың «Вам, дорогие земляки» китабы геройлары – авыр сугыш елларында балаларын ачлыктан саклап калган, бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр бил бөккән хатын-кыз-аналар турында сөйләгәннәрен йотлыгып тыңлады. Авторлар китапханәгә 100 китап бүләк иттеләр.

Александр Семенов балаларга сугыштан соң күп еллар узгач үзенең абзасы – Беломор хәрби флотолиясе трибуналы рәисе Василий Федоровның каберен ничек табуы турында сөйләде. Ул әлеге кешенең тормышы, хезмәт еллары турында материаллар туплаган һәм шуларга нригезләнеп китап язган. Ул китапханәгә бу китапны һәм шулай ук борынгы чуашларның йолалары һәм мәдәнияте турындагы тикшеренү басмасын бүләк итте.

Элеккеге сугышчы-интернационалист Владимир Секанкин совет солдатларының батырлыгы турында сөйләде. Геннадий Якимов өендә тарихи почмак булдырган, анда коммунизм төзүчеләрнең әхлакый рухын күтәргән совет чоры кешеләренең атрибутлары урын алган. Ул очрашуда катнашучыларны тарихка үзенчәлекле сәяхәт ясарга – өй музеена килергә чакырды, балалар барырга әзер булуларын белдерделәр. Димәк, китапханәдә кузгатылган барлык темалар башка мәйданчыкта дәвам иттереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев